news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә мөселман балалары җәйге лагерьдә ислам нигезләрен өйрәнә

Чиләбедә Зәйнулла ишан исемендәге рухи үзәктә балалар өчен җәйге лагерь эшли. Бу хакта Россия Мөселманнарының дини җыены сайтында хәбәр ителә.

Балалар остазлары Әминә Әхмәдиева, Мөхәммәт хәзрәт Алиев, Ильяс хәзрәт Зарипов җитәкчелегендә ислам нигезләренә өйрәнә, шигырьләр һәм нәшидләр өйрәнә, шулай ук төрле уеннарда, ярышларда катнаша.

Балаларны тукландыруда һәм ялны оештыруда МөхәммәтРизо Соибов һәм Әминә Идрисова ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot