news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә милли-мәдәни берләшмәләр өчен семинар узды

Чиләбедә милли-мәдәни берләшмәләр өчен семинар узды
Фото: tatar-congress.org

Чиләбедә Көньяк Уралның милли-мәдәни берләшмәләре өчен семинар узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чиләбе өлкәсе милли-мәдәни үзәкләренең 40тан артык вәкиле тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы практикалар һәм үсеш перспективалары турында белү өчен җыелган.

Семинар-мәктәптә катнашкан 20дән артык оешма арасында Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы хезмәткәрләре, шулай ук конгрессның Кунашак бүлекчәсе, Югары Уфалейск шәһәр округы, Чиләбе һәм Троицк шәһәрләре җитәкчеләре булды, диелә хәбәрдә.

Семинарның спикерлары – Көньяк Уралның Гражданнар инициативаларына ярдәм фонды генераль директоры Михаил Комиссаров, «Менора» Екатеринбург яһүд мәдәни үзәге» төбәкара хәйрия фонды директоры.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, мәктәп-семинар Чиләбе өлкәсенең төрле милли-мәдәни үзәкләре активистларына аралашу, үзара хезмәттәшлек һәм уртак эш өчен искиткеч мәйданчык булган.

Безгә шундый мөмкинлек биргәне өчен Көньяк Уралның Гражданнар инициативаларына ярдәм фондына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100