news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә мәктәп укучылары өчен ислам нигезләре дәресләр үткәрелә

Чиләбе шәһәрендә Зәйнулла Рәсүлев исемендәге Дини үзәктә ял көннәрендә бишенче ел мәктәп укучылары өчен ислам нигезләрен өйрәнү буенча түләүсез дәресләр уза. 30га якын яшь мөселман хәзер намаз, Коръән уку һәм тарих өйрәнә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чиләбедә һәр мәчеттә диярлек төркемнәр бар, укытучылар анда шулай ук дәресләр үткәрә. Безнең өчен иң мөһиме — бала намаз укысын, ә инде икенче ел йөрсә, Коръән укый башларга да кирәк. Дәресләр бездә һәр шимбә һәм якшәмбе 10:00 сәгатьтән үткәрелә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, монда өйрәтеп кенә калмыйлар, көн саен кайнар ризык та ашаталар. Әмма Рамазан аенда дәресләр төшке ашсыз үткәрелә», - ди укытучы Айнур Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100