news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә «Канатлар» дигән шигърият кичәсенә милли җанлы яшьләр җыелган

Чиләбедә «Канатлар» дигән шигърият кичәсенә милли җанлы яшьләр җыелган
Фотоларны «Татар-информ» өчен Гадилә Гафарова тәкъдим итте

28 сентябрь көнне Чиләбе татар халык театры сәнгатькәрләре Зәлия Әхтәмова һәм Оксана Ильюп Чиләбедә «Канатлар» дигән шигърият кичәсе оештырды.

«Бу кичә былтыр ноябрь аенда Чиләбедә һәм быел гыйнвар аенда Миәс шәһәрендә үткәргән «Шигырь вә каһвә» әдәби-музыкаль кичәләренең дәвамы. Әмма алдагыларыннан аермалы буларак, әлегесе – театральләштерелгән тамаша форматында. Әзерлек барышында җентекләп шигырьләр сайланды, сценарий төзелде, реквизитлар әзерләнде. Махсус бу чарага каурый белән кара, патефон һәм винил пластинкалар сатып алынды», – дип сөйләде Оксана Ильюп «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бәйрәмне оештыручылар – Оксана Ильюп, Зәлия Әхтәмова

Фото: © Гадилә Гафарова

Оештыручылар әйтүенчә, шигъри кичә бик зәвыклы урында узган. «Һава» дип аталган лофт мәйданчыкта узган. Кичәгә якын-тирә шәһәрләрдән – Златоуст, Миәс һәм Екатеринбургтан да килгәннәр. Барысы бергә 35 кеше җыелган. «Бу мәйданчык сыйдыра алганнан биш кешегә күбрәк. Билетлар сатылып беткәч тә, өстәмәләрне ясарга туры килде», – дип искәртте оештыручылар.

Патифоннан тыш, чарада тере музыка да яңгырап торган. Гитарада Златоустан Дауыд Камалов, баянда – Чиләбе татар халык театры җитәкчесе Эльдар Гыйбадуллин уйнаган.

«Кичәгә милли җанлы кешеләр җыелды. Гомумән, чарабыз күпчелектә яшьләрне җәлеп итте. Арабызда рәссам, пианинода, гитарада, баянда уйнаучылар, фотографлар, кием тегүче модельерлар, интерьер дизайнеры, телләр белгече, хәтта политологлар бар иде. Күп кенә яңа шәхесләр белән таныштык. Татар шигърияты, милли моң белән яңа буын кызыксынганына без бик шат. Без моның белән горурланабыз», – диде Зәлия Әхтәмова.


Мини-спектакльдән соң ачык микрофонда тамашачылар яраткан шигырьләрен сөйләгән. Аннары кунаклар самавырда кайнатылган мәтрүшкәле чәйләр белән сыйланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100