Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбедә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак
23 июньдә Чиләбе өлкәсенең Кунашак муниципаль округында тарихи вакыйга — Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы була. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы хәбәр итә.
Бу — җирле халык өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен әһәмиятле зур вакыйга. Без ел саен, көн саен Муса Җәлилнең батырлыгын онытмаска, аның әсәрләрен укырга һәм аның әдәби мирасында чагылган мәңгелек идеалларга омтылырга тиешлегебезне искә алабыз. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты — һәрберебез өчен үрнәк, диелә хәбәрдә.
Истәлекле вакыйгада барлык теләүчеләр катнаша ала. Тантана 10:00 сәгатьтә Кунашак урта мәктәбе территориясендә башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз