news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә бушлай татар теле курслары ачылды

Чиләбе шәһәрендә бушлай татар теле курслары эшли башлады. Дәресләргә татар теле белән кызыксынган һәм аны якын иткән кешеләр чакырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курсларны татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда дистәләгән җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән беренче квалификацион категорияле педагог Эльвира Абдрахманова үткәрә.

Дәресләр җомга көнне 17.30-19.00 сәгатьләрдә уза.

Үткәрелү урыны – Чиләбе шәһәренең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 81нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Кулибин урамы, 58).

Үзең белән каләм, блокнот яки дәфтәр һәм икенче аяк киеме алып килергә кирәк.

Өстәмә мәгълүматны 8351-729-32-78 телефоны буенча алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100