Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбедә бүгенге заман мөселман хатын-кызы образына багышланган форум булды
Ноябрьдә Чиләбедә «Бүгенге заман мөселман хатын-кызы образы» форумы булды. Чараны «Путь» мөселман оешмасы үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Уфа, Мәскәү, Төмән, Екатеринбург һ.б. шәһәрләрдән килгән 150гә якын хатын-кыз катнашты. Форумда мәдәният һәм сәнгать, мода һәм матурлык, спорт һәм сәламәтлек, психология һәм дин, журналистика кебек төрле эшчәнлек өлкәләрендәге белгечләр чыгыш ясады. Киемнәр коллекциясе күрсәтелде, рәссам Алена Әскәрованың картиналары күргәзмәсе оештырылды, форум партнерлары тәкъдим иткән файдалы товарлар ярминкәсе узды.
«Форумның оештыру комитеты чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен барлык иганәчеләргә, кунакларга, катнашучыларга һәм белгечләргә зур рәхмәт белдерә. Әлеге бәйрәм күңелләребездә озак саклансын һәм шәһәрдә мондый чаралар тагын да күбрәк оештырылсын!» - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз