Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбедә беренче тапкыр «Акыл фабрикасы» узды
29-30 ноябрь көннәрендә Чиләбедә беренче тапкыр «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты оештырылды. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Чиләбе өлкәсе милли-мәдәни автономиясе белән берлектә үткәрелде. Ике көнлек программага лекцияләр, иҗади остаханәләр, дискуссияләр һәм проектлар буенча эш сессияләре кертелгән иде.
Чара Чиләбе шәһәре белән танышу һәм җирле яшьләр белән очрашудан башланды. Аннан соң Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов форумның эшчәнлеге һәм актуаль проектлары турында җентекләп сөйләде. Чиләбе шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов исә төбәктә алып барылган милли-мәдәни эш юнәлешләрен тәкъдим итте.
Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте, Нияз Гатаулла
Чара кысаларында берничә тематик мәйданчык эшләде. Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин фәнни һәм иҗади карашлары белән уртаклашты. «Татар халкының иң моңсу шагыйре кем?» һәм «Милләтнең миллионнары кайда?» дигән сорауларга җаваплар эзләделәр. Катнашучылар төрки музыка кораллары дөньясы белән дә танышты: «Алпар» төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдулла кубызда уйнау буенча практик остаханә үткәрде.
Программаны дәвам итеп, татар телендәге медиаконтент темасына сессия оештырылды. Блогер Ләйлә Лерон татар телендәге контентның хәзерге торышы, үсеш тенденцияләре һәм перспективалары турында фикерләрен җиткерде. Көн ахырында XXI гасыр татар яшьләренә хас булырга тиешле сыйфатлар һәм бурычлар турында фикер алышу узды.
Икенче көн «Иртәнге бәрәкәт: бию остаханәсе»ннән башланды. Көн дәвамында катнашучылар өчен берничә иҗади юнәлештә мастер-класслар оештырылды: Исламия Гәрәева шоппер бизәү серләрен өйрәтте, Нияз Гатауллин видеомейкинг буенча киңәшләр бирде, Райнур Хәсәнов ясалма фәһем ярдәмендә иҗат итү мөмкинлекләрен күрсәтте, Азат Әхмәтҗанов белән катнашучылар стикерлар ясый алды.
Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте, Нияз Гатаулла
Проектның төп чарасы – воркшоп – Чиләбедә татар яшьләре мохитен үстерүгә юнәлтелгән идеяләрне барлау һәм яңа инициативалар тәкъдим итү форматында узды. Катнашучылар шәһәрдә татар яшьләре өчен кирәкле проектларны ачыклады һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Чара «Татар студентлары ассоциациясе» оештырган квиз белән тәмамланды. Уенны Мансур Исхаков алып барды, ул чараның иң актив һәм күңелле өлешләреннән берсе булды.
«Акыл фабрикасы»ның Чиләбедә беренче тапкыр узуы шәһәрдәге татар яшьләренең активлыгы, кызыксынуы һәм үзара хезмәттәшлеккә әзер булуы белән аерылып торды. Проектны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткән барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат сәркатибе Айзилә Абдрахманова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз