news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә балалар арасында дини бәйгедә катнашучыларны бүләкләделәр

Чиләбе шәһәрендә Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәктә «Мөхәммәд пәйгамбәр - әхлаклылыкның иң зур үрнәге» балалар конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр. Сыйлау һәм тәм-томнардан тыш, аларга «Тылсым тамашасы»ның чыгышы төп бүләк булды.

Яшь мөселманнар, конкурс барышында Ислам нигезләренә төшенеп, үз диннәрен хөрмәт итәргә өйрәнә, игелек һәм әхлак төшенчәләрен үзләштерә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедән тыш, дини үзәктә хатын-кызлар һәм балалар өчен атна саен дәресләр дә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100