Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбедә Бабич исемендәге китапханәдә татар халкының риваятьләре турында сөйләштеләр
Чиләбе татарларының милли-мәдәни мохтарияте һәм өлкәнең Татар яшьләре берлеге татар халкының риваятьләре турында танып-белү лекциясе үткәрде. Чара Бабич исемендәге татар һәм башкорт мәдәнияте китапханәсендә узды. Ул буыннар диалогы өчен уңайлы мәйданчык булып тора. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тарихчы, УралГУФК укытучысы, мохтарият һәм берлекнең мәдәни проектларында актив катнашучы Денис Фәрхетдинов лектор булып чыгыш ясады. Ул мифлар, героик эпослар һәм татар фольклорының серле затлары (Шүрәледән алып борынгы батырлар турындагы хикәяләргә кадәр) турында сөйләде. Кунаклар сирәк очрый торган архив фотоларын һәм карталарын карады.
«Мондый очрашулар — яшьләргә үзләренең чыгышлары белән горурлануына бер адым», — диде Денис Фәрхетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз