news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә «Айгөл» татар халык бию ансамбленең иҗат кичәсе була

24 майда 18.30 сәгатьтә Чиләбе Мәдәният йортында «Айгөл» татар халык бию ансамбленең хисап концерты була. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендә «Чиләбе өлкәсе татар конгрессы» төркемендә хәбәр ителә.

«Төбәк, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүче һәм лауреат үрнәк коллектив - «Айгөл» татар халык биюе ансамбле хореография сәнгатенең тылсымлы дөньясына чакыра», диелгән хәбәрдә.

Чиләбе Мәдәният йорты Ярослав Гашек урамында 1нче йортта урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100