news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәктә яшь мөслимәләрне бүләкләделәр

Чиләбе Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәктә яшь мөслимәләрне бүләкләделәр
Фото: https://dsmr.ru

Чиләбе шәһәрендә Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәктә ислам нигезләрен өйрәнүче кызлар төркемендә дәресләр тәмамланды. Укуда уңышлары өчен иң лаеклыларга үзәк җитәкчелегеннән грамоталар тапшырылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь мөслимәләрнең күбесе укытучыларны сәләтләре һәм нәтиҗәләре белән шатландырды. Иң мөһиме - гарәп телен, Коръәнне һәм башка фәннәрне өйрәнүгә омтылыш һәркемдә бар. Балаларга исламга нигезләрен өйрәткән укытучыларга һәм ата-аналарга сабырлык өчен зур рәхмәт, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100