Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбе укытучысы Сания Шевченко: Ата-анага татар телен белүнең отышлы булуын аңлатам
Чиләбенең Муса Җәлил исемендәге 81нче мәктәбендә татар телен укытучы Сания Шевченко балалар татар телен өйрәнсен өчен, башта ата-аналарга телне өйрәнүнең отышлы булуын аңлата.
«Ата аналарга татар телен белүнең отышлы булуын аңлатабыз. Беренчедән, сез Иванов түгел, дип башлыйм. Икенчедән, балалар рус телендә укый, диктант яза. Татар телен белгән бала диктантларны хатасыз яза, чөнки ул күбрәк авазлар белә, аның фонематик ишетүе яхшы үсеш ала. Өченчедән, бала татар телен белсә, 17 милләт кешесе белән аралаша ала. Дүртенчедән, рухи яктан бай буласыз, дип шәхесләребезне мисал итеп китерәм. Ата-аналарда үзаң барлыкка килә», – дип аңлатты ул журналистлар белән очрашуда.
Аның сүзләренчә, Мөслим татар авылында ике башлангыч һәм 5нче сыйныфта татар теле предмет буларак укытыла.
«Татар телен өйрәтү генә җитми. Тел белән бергә мәдәният, тарихны өйрәтергә, бөек кешеләр, халкыбызның дөньяда нинди урын алып торуы турында сөйләргә кирәк. Моның өчен балаларны бик күп чараларга йөртергә кирәк. Без аларның әти-әниләрен дә алып йөрибез», – ди укытучы.
Укытучы фикеренчә, «милли орлыкларны» балага кечкенәдән салган вакытта, ул үзенең кайсы милләттән булуын белеп үсә.
«Ул баласына да үзенең татар булуы турында әйтәчәк. Хәзер яшьләргә милләт кирәкми, чөнки алар мәдәният, тарих, бөек кешеләрне белми. Яшьләр бу белемнән мәхрүм, чөнки ничә буын өйрәтелмәгән. Хәзер балалар белән эшләргә кирәк», – ди укытучы.
Сания Шевченко Коншак районында балалар лагерендә бер татар отрядын оештыруларын да сөйләде.
«Анда 25 ләп бала йөри. Алты ел дәвамында бер смена татар отряды җыела. Ул вакытта бөтен лагерь татарга әйләнә», – ди ул.
Укытучы татар телле белгечләр булмау проблемасын да искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз