Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы балаларны «Йолдызлык» этнолагеренә чакыра
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Кунашак муниципаль районы хакимиятенең Мәгариф идарәсе белән балаларны «Йолдызлык» милли лагеренә чакыра. Этномәдәни смена 26 июльдән 8 августка кадәр эшли. Ул татар халкының гореф-гадәтләренә багышлана. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» сәхифәсендә хәбәр ителә.
Смена программасында тарих, тел, вокал, халык биюләре, гамәли сәнгать һ.б. дәресләр була. Смена мавыктыргыч уеннар, конкурс һәм нигезен татар халкының милли үзенчәлеге тәшкил иткән башка күп кенә чаралар белән баетылган. Смена Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Чибәркүл күле ярында Г.И.Баймурзин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерендә оештырыла, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз