news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе татарлары җанисәп нәтиҗәләре турында: Без бу саннар белән килешмибез

Чиләбе татарлары җанисәп нәтиҗәләре турында: Без бу саннар белән килешмибез
Гөлүзә Ибраһимова

Чиләбе татарлары җанисәп уздыру турында фикерләрен әйтте. Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы рәисе Лена Колесникова сүзләренчә, өлкәдә татарлар саны 180 меңнән 130 меңгә калган, ягъни 50 мең кешегә кимегән.

«Конгресста эшләүчеләрнең берсенә дә халык санын алучы килмәде. Яшь буын электрон форматта узды. Өлкәдә интернет булмаган бистәләр күп. Алар җанисәптә катнаша алмады дигән сүз. Шулай да, нигездә, без шәһәр халкын югалттык. Без бу саннар белән килешмибез. Минемчә, өлкәдә татарлар саны 160 мең тирәсе булырга тиеш», - диде ул журналистларга.

Ул конгресста эшләүчеләрнең өлкәннәргә җанисәптә катнашырга ярдәм итүләре турында да әйтте. 

Татар конгрессның элеккеге рәисе Равил Гыйбадуллин халык исәбен алучының килмәвен искәртте. «Миңа, туганнарга беркем дә килмәде. Аны, әлбәттә, ковидка сылтадылар. Шулай да пенсионерларның яртысы онлайн эшли белми», - диде ул.

Чиләбенең Муса Җәлил исемендәге 81 нче мәктәбе татар теле укытучысы Сания Шевченко да җанисәпне онлайн узган. «Минем янга килмәделәр. Гаилә белән җыелдык та, бергә җанисәптә катнаштык», - диде ул.

Тарих фәннәре кандидаты Луиза Алмаева сүзләренчә, аларга халык санын алучы килгән. «Мин өйдә булмаганда килгәннәр, почта тартмасында язу калдырганнар. Җанисәп узу өчен билгеле бер адрес буенча килергә кушканнар. Бардым, үзем уздым», - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100