news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе татар халык театры актрисасы: Татар теленең моңы татарча сөйләшү теләген уята

Чиләбе татар халык театры актрисасы: Татар теленең моңы татарча сөйләшү теләген уята
Солтан Исхаков

Чиләбе татар халык театры актрисалары фикеренчә, татар теленең моңы татарча сөйләшү теләген уята.

«Театр труппасының 80 проценты татар телендә иркен сөйләшми. Былтыр без ике тапкыр Татарстанга – Мөслим һәм Арча районнарына бардык. Анда ике-өч көн яшәгәннән соң, барысы да татарча сөйләшә башлады, чөнки татар теленең моңы татарча сөйләшергә теләк уята. Яшьләрдә, тамашачыда да шул теләкне уятасы иде», – дип сөйләде Чиләбедә узган түгәрәк өстәл барышында Чиләбе татар халык театры актрисасы, шагыйрә Оксана Ильюп.

Ул бу юнәлештә театрда эш алып баруларын да әйтте. 

«Билет алырга килүчеләр: «Спектакль нинди телдә була», - дип сорый да, татарча буласын белгәч, бер генә билет алалар. «Сез балаларны да алып килегез», – дип өндибез. Яшьләр килсен, татарларның ничек уйнавын, алкышларны күрсен. Башта тыңлап кына утырсалар да, аннары аңлыйсы килү теләге туар иде», – диде ул.

Ул яшьләрдә телгә кызыксыну өчен яңа алымнар кирәклеген әйтте. 

«Мин кайсы очракларда татар булуым белән горурланам? Ниндидер вакыйгалардан соң. Дамир Йосыпов очкычны басуда утырткан иде, бу яңалыкларны караганда татарлыгым ташып торды. Мин татар, дип күкрәк кагасы килде. Татар шагыйрьләрен укыган вакытта шундый горурлык хисе туа, мин аларны укый, аңлый алам, алар белгән телдә яза алам. Шушы хисләрне яшьләрдә уятырга кирәк», – ди шагыйрә.

Театрның тагын бер актрисасы Зәлия Әхтәмова театрда заманча спектакль күрсәтергә кирәк, дигән фикерен әйтте. 

«Театрда борынгы спектакльләрне күрсәтәбез. Бәлки, безгә дә яңа заманча пьесаларны куярга кирәктер. Монда тагын бер проблема килеп туа – яшьләр телне белми, киләчәктә тәрҗемә турында уйларга кирәк. Шул ук вакытта, тәрҗемә булганда, телгә кызыксыну артмас», – ди ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100