Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбе татар Конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова Донецкида волонтер булып эшләргә ниятли
Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Лена Колесникова Донецкига гуманитар ярдәм китергән. Мәктәпләр, хастаханә, социаль сферага караучы башка урыннарда булырга, волонтер булып эшләп карарга ниятли. Бу хакта ул ВКонтакте челтәрендә хәбәр итә.
«Минем ярдәмем, минем мөмкинлекләрем монда бик кирәк. Депутат эшчәнлегеннән тыш, волонтер булып эшләп карарга телим. Монда бар җирдә дә эш җитәрлек. Әгәр кемгә дә булса чын-чынлап, җитди ярдәм итә алсам, аларга да, минем җаныма да рәхәт булачак», — дип яза ул үз аккаунтында.
Аның сүзләренә караганда, Донецкига барырга берничә мәртәбә сораса һәм теләк белдерсә дә, мөмкинлек нәкъ менә Рамазан аенда килеп чыккан.
Лена Колесникова бомба һәм шартлаткычлардан гомерләре өзелгән 200 дән артык кыз һәм малай истәлегенә шәһәрнең Фәрештәләр аллеясында куелган мемориалда, Донецк үзәгендәге Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә гранит постаментка урнаштырылган танк янында булган.
Лена Колесникова кичекмәстән чишелеш көтүче иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип Донбасстагы табиблар хезмәтен тәртипкә салуны атый.
«Хәл итүне кичектерергә ярамаган мәсьәләләр бар. Мәсәлән, хәрбиләр кебек үк, көн саен, тәүлегенә 24 сәгать буе, кайчакта – үз гомерләре хисабына, хәрби бурычларын үтәүче Донбасс табибларын яклау. Аларның хезмәте әле һаман да төрле сәбәпләр аркасында (шул исәптән, бюрократик) тиешенчә бәяләнмәгән. Атышлар астында, бик зур йөкләнеш белән, даими рәвештә табиблар җитмәү шартларында эшләүче медикларның бик кечкенә хезмәт хакы – бу чынлап та, кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблема», — дип яза Чиләбе өлкәсе депутаты.
Лена Колесникова Мариуполь, Бердянск, Энергодар шәһәрләрендә булырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз