Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбе шәһәрендә милли балалар бәйгеләренең финалы үтте
3 июньдә Чиләбе шәһәренең Балалар филармониясе сәхнәсендә «Нәни энҗеләр» һәм «Нәни батырлар» (7-9 яшьлек балалар өчен), «Яз чәчәкләре» һәм «Шаян батырлар» (10-13 яшьлек балалар өчен) дигән милли бәйгеләрнең финалы узды. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Өч ай дәвамында балалар татар халкының мәдәниятен, тарихын, мифологиясен, гореф-гадәтләрен өйрәнде, милли ризыклар әзерләде, җәядән атты, биергә өйрәнде, дефиле һәм вокал нигезләрен, татар телендә сөйләшергә өйрәнде. Катнашучыларга даими ярдәмне ата-аналар күрсәтә, алар да конкурс сынауларында актив катнаша.
Жюрига җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады. Барлык катнашучылар проектлар вакытында конкурсларда уңышлы чыгыш ясады.
Җиңүчеләр:
«Татар кызы. Нәни энҗеләр»
1 урын – Юнысова Ләйсән һәм Хисаметдинова Арина;
«Татар егете. Нәни батырлар»
1 урын – Гасимов Камил һәм Бирюков Тимур;
2 урын – Кәлимуллин Илмир;
«Татар кызы. Яз чәчәкләре»
1 урын – Хәсәнова Аделина;
Татар телен белгән өчен махсус бүләк – Леонова Алия;
«Татар егете. Шаян батырлар»
1 урын – Садыйков Эмиль һәм Хуҗәхмәтов Камил.
Барлык җиңүчеләр һәм финалистларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Конкурсларның финалында шулай ук Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиле Х.М.Гыйльфанов чыгыш ясады, ул «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» өлкә иҗтимагый оешмасы әгъзаларына Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамотасы тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз