news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсеннән мобилизацияләнгән биш хәрби һәлак булган

Өлешчә мобилизация буенча Чиләбе өлкәсеннән хәрби хезмәткә чакырылган биш кеше һәлак булган, җирле хакимият аларның гаиләләренә һәркайсына берәр миллион сум түләячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы төбәкнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Кызганыч ки, хәрби комиссариат Коркино хәрби комиссариатыннан чакырылган биш хәрбинең һәлак булуы турындагы мәгълүматны раслады. Туганнары белән бергә без дә кайгырабыз, ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерәбез. Хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарына кирәкле бөтен ярдәмне күрсәтәчәкбез», - диелә хәбәрдә.

Аларның кайда һәм кайчан һәлак булуы әйтелми.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, якын арада хәрбиләрнең гаиләләренә федераль түләүләргә өстәмә рәвештә берәр миллион сум акча биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot