Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Чиләбе өлкәсенең татар поэзиясе антологиясе» китабы тәкъдим ителде
Чиләбе өлкә фәнни китапханәсендә «Чиләбе өлкәсенең татар поэзиясе антологиясе» китабы тәкъдим ителде.
Антологиядә 18 шагыйрьнең иҗаты урын алган. Алар арасында Габдрахман Теләш, Әхмәт Рәфыйков, Басыйр Рәфыйков, Сәлим Фатыйхов, Нурулхак Фәйзуллин, Рөстәм Вәлиев, Салисә Гәрәева, Венера Нуретдинова һәм башкалар бар.
Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы рәисе Лена Колесникова китапны чыгару идеясенең барлыкка килү тарихын сөйләде.
«Идея бик күптәннән бар иде. Бу хыялны Ирек Сабиров чынга ашырды. Антология аның соңгы эше булды. Җыентыкны тәмамлап килгәндә, ул вафат булды. Бер елдан соң без аның эшен дәвам иттек. Бу китапның чыгуы белән бик горурланам. Алар иҗатында безнең өлкә тарихы да чагыла. Күбесе Татарстанда туса да, тормышының бер өлешен Чиләбе өлкәсе белән бәйли», - дип сөйләде ул.
- Шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булып эшләгән Ирек Сабиров 2020 елның 20 октябрендә вафат булды.
Шагыйрә, Чиләбенең Муса Җәлил исемендәге 81нче мәктәбенең татар теле укытучысы Сания Шевченко сүзләренчә, үз әсәрләренең бу китапта чыгачагын ул башта белмәгән.
«Бу китап безнең халык өчен бик мөһим. Танылган язучыларыбыз арасында булу - зур бәхет. Бу китап мәңгелек», - диде ул.
Чиләбе өлкәсе депутаты Игорь Егоров фикеренчә, бу китап рус укучысы өчен дә кызыклы.
«Мондый уникаль китаплар чыкканда тел яши. Бу китап бөтен кеше өчен кызыклы булыр, дип ышанам», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз