news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсенең «Ләйсән» халык фольклор ансамбле юбилеен бәйрәм итә

Чиләбе өлкәсенең «Ләйсән» халык фольклор ансамбле юбилеен бәйрәм итә
https://tatur.tatarstan.ru/

Чиләбе өлкәсе Арслан авылының «Ләйсән» халык фольклор ансамбле юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Регина Мансурова Арслан авылы мәдәният йортында булды һәм ансамбльне юбилее белән котлады. Ул сәламләү хатын укыды һәм Чиләбе өлкәсе территориясендә татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның Даими вәкиллегенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Шулай ук Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова үтенече буенча ансамбль җитәкчесенә һәм катнашучыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу кичне Нязепетровский муниципаль районы башлыгы Сергей Кравцов, Нязепетровский районы Депутатлар җыены рәисе Александр Бунаков та ансамбльне юбилее белән котлады.

«Ләйсән» ансамбле үзенең үзенчәлеге, фольклор традицияләре һәм беренче булып оештырылуы белән аерылып тора. «Ләйсән» халык фольклор ансамбле 1982 елда оештырыла. Коллективны озак еллар Роза Мөхәррәмова җитәкли. 2022 ел азагында ансамбль оешуга 40 ел тулган.

«Юбилей программасы уңышлы узды, милли мәдәният һәм иҗат сөючеләрдә якты тәэсирләр һәм хис-кичерешләр калдырды. Ансамбльгә киләчәктә милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү эшендә иҗади уңышлар телибез», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100