Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе өлкәсенең иң борынгы мәчете 80 еллыгын билгеләп үтте
Чиләбедә эшләп килүче иң борынгы мәчет — Миус хуторындагы гыйбадәтханә сишәмбе көнне, 22 сентябрьдә, үзенең 80 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчеткә нигез революциягә кадәрге елларда ук салынган. Ул биредәге атаклы сәүдәгәр Павел Степановның тегермәне янында урнашкан бистәдә барлыкка килгән. Бу бистә халкы үзенең динле булуы белән аерылып торган, татарларның күпләп яшәү урынына әверелгән.
Җирле халык сүзләренчә, 1930 нчы елларда мөселманнар намазны яшерен рәвештә укырга мәҗбүр булганнар. Ул вакытта мәчет ролен гади йорт үтәгән. Динне кыенлыкларсыз, эзәрлекләүләрдән курыкмыйча тоту мөмкинлеге аларга Бөек Ватан сугышыннан соң гына бирелгән. Шул вакытта Чиләбе мөселманнары өчен җәмәгать, рухи һәм мәдәни тормышның бер үзәгенә әверелгән мәчет турында документларда беренче тапкыр искә алына. Мәчетнең тарихы шул чордан исәпләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз