news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә V «Акмулла укулары» халыкара конференциясе узачак

Чиләбе өлкәсендә V «Акмулла укулары» халыкара конференциясе узачак
Фото: Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы

19 ноябрьдә Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә V «Акмулла укулары» халыкара конференциясе узачак. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы хәбәр итте.

Форум Көньяк Урал галимнәрен, педагогларын, дәүләт хакимияте органнарын, дин һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләрен бергә җыячак.

Пленар утырыш конференция партнерларының сәламләү сүзләре белән ачылачак. Татарстан Республикасыннан конференциягә түбәндәге хөрмәтле кунаклар килүе көтелә:

  • Ирек Шарипов — Федераль татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
  • Илгиз Халиков — филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры;
  • Рамил Исламов — филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре;
  • Әлфәт Җакирҗанов — филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире.

Конференция программасы ике секция эшен үз эченә алачак. Фәнни-педагогик практикум «Акмулла тавышы: сүздән гамәлгә» темасына һәм шагыйрь-мәгърифәтче мирасы аша экстремизмны кисәтү мәсьәләләренә багышланачак. Әдәби секциядә Акмулла әсәрләренең Көньяк Урал халыкларының әдәби иҗаты, тарихи мирасы һәм рухи мәгърифәтчелеге контекстындагы роле турында фикер алышачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot