news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә V «Акмулла укулары» халыкара конференциясе узачак

19 ноябрьдә Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә V «Акмулла укулары» халыкара конференциясе узачак. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум Көньяк Урал галимнәрен, педагогларын, дәүләт хакимияте органнарын, дин һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләрен бергә җыячак.

Пленар утырыш конференция партнерларының сәламләү сүзләре белән ачылачак. Конференциядә Татарстан Республикасыннан мөхтәрәм кунаклар катнашачак. Алар арасында филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре Рамил Исламов, филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов бар.

Конференция программасы ике секция эшен үз эченә алачак. Фәнни-педагогик практикум «Акмулла тавышы: сүздән гамәлгә» темасына һәм шагыйрь-мәгърифәтче мирасы аша экстремизмны кисәтү мәсьәләләренә багышланачак. Әдәби секциядә Акмулла әсәрләренең Көньяк Урал халыкларының әдәби иҗаты, тарихи мирасы һәм рухи мәгърифәтчелеге контекстындагы роле турында фикер алышачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot