news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсендә «Татар кызы», «Татар егете» бәйгесе дәвам итә

Чиләбе өлкәсендә «Татар кызы», «Татар егете» бәйгесе дәвам итә
Чиләбе өлкәсе татар конгрессы

Чиләбе өлкәсендә «Татар кызы. Яз чәчәкләре» һәм «Татар егете. Шаян батырлар» балалар төбәк милли бәйгесе уза. Катнашучыларга сайлап алу турына татар телендә Тукай шигырьләрен һәм «Идегәй» дастаныннан өзек сөйләү шарты куелган иде.

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы башлангычы белән оештырылучы бу чарада 10-13 яшьлек кызлар һәм малайлар катнаша. Сайлап алу турыннан алга таба Чиләбе, Пласт, Копейск шәһәрләреннән килгән 12 кыз һәм 4 егет үтте. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татар конгрессы хәбәр итә.

Балалар төбәк милли бәйгесенең беренче этабы Чиләбе шәһәренең 81 номерлы мәктәп базасында узды. Өлкәнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ханымнары кызларга татар апаларының кул эшләре үрнәкләрен күрсәтеп, милли бизәкләрне тамбур белән чигәргә, җөй салырга өйрәттеләр. Һәр кыз бала дәрес дәвамында лалә чәчәге формасында үз милли брошкасын ясады.

Малайлар исә «Үзең яса» иҗади остаханәсе педагоглары белән агачны яндырып, милли бизәкле аскуйма әзерләде.

Бәйге Көньяк Урал гражданнар инициативасы фонды ярдәме белән уза.

Алга таба катнашучылар өчен аш-су бәйгесе, спорт ярышлары, театр конкурсы һәм башка төр бәйгеләр үтәчәк. Шулай ук, татар теле, актер осталыгы дәресләре, дефиле һәм фотосессия уздырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Финал исә май ахырында булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100