news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсендә Сабан туйлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк

Чиләбе өлкәсендә Сабан туйлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк
Фото: © "Татар-информ"

Чиләбедә беренче Сабан туе 25 майда узды. Төбәктә язгы кыр эшләрен тәмамлануга багышланган 23 чара планлаштырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте «Чиләбе өлкәсе татар конгрессы»на сылтама белән хәбәр итә.

«Чиләбе өлкәсе Сабан туена әзерләнә! Беренче бәйрәм чарасы 25 майда узды, ә соңгысы 30 июньгә билгеләнгән», диелә «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми хәбәрдә.

Беренче Сабан туе 25 майда балалар өчен Пушкин исемендәге шәһәр бакчасында оештырылды. Аннары тантана 1 июньдә Златоустта, Бажов исемендәге тау паркында узачак. 2 июньдә кыр эшләре тәмамлануны Троицк, Усть-Катав һәм Кыштымда билгеләп үтәләр.

Төбәктә 8 июньдә алты Сабан туе була. Чиләбедә Гагарин исемендәге паркта шәһәр Сабан туе була. Шул ук көнне Миасс, Снежинск, Кунашак, Миньяр һәм Арыслан авылында бәйрәм чаралары үткәрелә. 12 июньдә чаралар Нязепетровскида һәм Миас авылында узачак.

Өлкәнең төп Сабан туе 15 июньдә Аргаяш районындагы Норкино авылында була. Шулай ук бу көнне Магнитогорск һәм Каскиново авылында, 23 июньдә Югары Өфәледә бәйрәм чаралары оештырыла. 29 июньдә Катав-Ивановск, Сатка, Иткүл, Чибәркүл һәм Нагайбак районнарында биш тантана планлаштырылган. Соңгы Сабан туен 30 июньдә Касли районында бәйрәм итәргә җыеналар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100