Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды
Чиләбе өлкәсенең Кунашак урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә куелган бюстны һәм яңа скверны ачу тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңгыр булу сәбәпле, чара Кунашак урта мәктәбенең актлар залында үтте. Бәйрәмне Чиләбе шәһәренең «Айгөл» халык бию ансамбле ачып җибәрде.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең Чиләбе һәм Курган өлкәләре Мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте рәисе, Урал федераль округы Баш мөфтие Ринат Хаҗи-Хәзрәт Раев, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең иҗтимагый элемтәләр идарәсе башлыгы Дмитрий Семенов, Кунашак муниципаль округы Башлыгы Рамил Вакилов, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова, махсус хәрби операция сугышчысы Максим Абдрахимов катнашты.
Бәйрәм барышында Кунашак урта мәктәбе укучылары Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, патриотик җырлар башкардылар. Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин, Кунашак авылының «Формула» хореография коллективы һәм «Алтын балачак» вокаль ансамбле сәхнәдә күркәм чыгыш ясадылар.
Тантананың иң дулкынландыргыч өлеше Салих Сәйдәшевның данлыклы «Совет Армиясе маршы» музыкасы астында монумент өстендәге тукыма төшерелеп, тамашачылар алдында шагыйрьнең мәһабәт бюсты ачылды.
Кунаклар һәм чарада катнашучылар яңа ачылган һәйкәл нигезенә чәчәкләр салдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз