news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә «Йолдызлык» этномәдәни сменасы эшен төгәлләде

Чиләбе өлкәсендә Г.И.Баймурзина исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда «Йолдызлык» этномәдәни сменасы эшен төгәлләде. Чиләбе өлкәсе татар конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә шул хакта хәбәр ителә.

«Безнең «Йолдызлык» этномәдәни лагеренда 14 онытылмаслык көн күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Яңа танышулар, яңа дуслар һәм хис-кичерешләр балаларны бөтен лагерь сменасы дәвамында озата барды. Алар татар мәдәнияте турында бик күп яңа һәм кызыклы әйберләр белде! Этномәдәни сменаның программасы балаларның яраткан тәрбиячеләре белән татар теле буенча мавыктыргыч дәресләр, тарих һәм гореф-гадәтләр турында кызыклы әңгәмәләр, викториналар, милли бәйрәмнәр, уеннар, ярышлар, аш-су, гамәли сәнгать, театр осталыгы, халык биюләре һ.б. буенча мастер-классларны үз эченә алды», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot