news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә иң чибәр татар кызын сайладылар

Чиләбе өлкәсендә иң чибәр татар кызын сайладылар
Фото: tatar-congress.org

31 майда Чиләбе өлкәсе Балалар филармониясендә «Татар кызы – 2024» халыкара конкурсының төбәк этабы финалы узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Тантананы Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең иҗтимагый элемтәләр идарәсе башлыгы Дмитрий Семенов һәм Чиләбе өлкәсе социаль мөнәсәбәтләр министрының беренче урынбасары Ирина Скалунова ачкан.

Хәбәрдән аңлашылганча, бу көнне сәхнәгә өлкәннәр белән беррәттән «Татар кызы. Нәни энҗеләр», «Татар егете. Нәни батырлар» нәни катнашучылары да чыккан.

Барлык катнашучылар номинацияләрнең берсендә җиңү яулаган һәм лаеклы бүләкләр алган:

«Татар кызы – 2024»

Иң сөйкемле кыз – Камилә Нәҗмиева

Иң илһамлы кызы – Алина Минһаҗева

Иң гүзәл кыз – Диана Зарипова

«Татар кызы. Нәни энҗеләр»

Тыйнак энҗе – Әдилә Әхмәтҗанова

Иң моңлы энҗе – Аделина Кәлимуллина

Иң гүзәл энҗе – Полина Сәлимгәрәева

Иң илһамлы энҗе – Анастасия Юнысова

Иң ягымлы энҗе – Диана Солтанова

Иң зирәк энҗе – София Бирюкова

Иң шәфкатьле энҗе – Милана Муллагалиева

«Татар егете. Нәни батырлар»

Иң тырыш батыр – Никита Касыймов

Иң җәваплы батыр – Марат Шәрипов

Иң дәртле батыр – Бәхтияр Ибатуллин

Киңәшмәдән соң жюри үз карарын игълан иткән:

«Татар кызы – 2024» – Диана Зарипова

«Татар кызы. Нәни энҗеләр» – Аделина Кәлимуллина

«Татар егете. Нәни батырлар» – Бәхтияр Ибатуллин

Диана Зарипова «Татар кызы – 2024» халыкара конкурсының 2024 елның сентябрендә Пензада узачак ярымфиналында Чиләбе өлкәсен тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot