news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә «Илһам» төрки халыклар иҗаты фестивале узачак

Чиләбе өлкәсендә «Илһам» төрки халыклар иҗаты фестивале узачак
Фото: Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы

15 ноябрьдә Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә «Илһам» төрки халыклар иҗаты фестивале узачак. «Илһам» — ул гади бәйге генә түгел, ә туган моңнар, җырлар һәм биюләр тантанасы, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы.

Номинацияләр:

  • Инструменталь башкару (ансамбльләр, солистлар);
  • Вокаль башкару (ансамбльләр, солистлар);
  • Хореография (ансамбльләр, солистлар).

Яшь категорияләре:

  • 16 яшькә кадәрге балалар;
  • 17 яшьтән өлкәнрәкләр.:

Һәр номинациядә һәм яшь төркемендә I, II, III дәрәҗә лауреат, катнашучы дипломнары тапшырылачак. Шулай ук жюридан махсус номинацияләр булырга мөмкин.Катнашу бушлай.

news_right_1
news_right_2
news_bot