news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсендә балалар арасында «Нәни энҗеләр» бәйгесе уза

Чиләбе өлкәсендә балалар арасында «Нәни энҗеләр» бәйгесе уза
Чиләбе өлкәсе татар конгрессы

10 ел дәвамында Чиләбе татар конгрессы «Нәни энҗеләр» балалар милли проекты гамәлгә ашыра. 7-9 яшьлек кызлар-малайлар бу бәйгедә катнашып, жюри каршында үзләренең чын татар егете, чын татар кызы булуын исбатлый, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы.

Быел бәйгегә сайлап алу туры Чиләбе шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 81 номерлы мәктәбендә 11 март көнне үтте. Балалар җыр-бию, нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә, «Татар кызы. Нәни энҗеләр» номинациясендә Чиләбе, Пласт шәһәрләреннән һәм Кунашак һәм Варна районнарыннан 13 кыз сайлап алынган. «Татар егете. Нәни батырлар» номинациясендә Чиләбе, Яманъелга (Еманжелинск) шәһәрләре һәм Варна районыннан барысы 6 малай киләсе турга үткән.

20 март көнне бәйгенең беренче этабы узды. Ул балалар өчен кул эшләре буенча мастер-класс рәвешендә оештырылган иде. Чиләбе өлкәсе «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы остакуллары кызларга татар чигүе, тамбур чигүе серләрен төшендерде, җөй салырга өйрәтте.

«Үзең эшлә» иҗади остаханәсе педагоглары җитәкчелегендә малайлар тактага татар бизәкләрен яндырып төшерергә өйрәнде.

Татар телен, мәдәниятын, милли кул эшләрен, традициясен өйрәнүгә балалар күңелендә кызыксыну уятуны максат итеп куйган бәйге июнь аена кадәр дәвам итәчәк, дип яза kultura174.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100