Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе өлкәсендә «Җәлил укулары» бәйгесенең төбәк этабы узды
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 17 ел рәттән «Җәлил укулары» бәйгесен оештыра. Бу еллар дәвамында бәйге чын мәгънәсендә масштаблы вакыйгага әверелде: Муса Җәлилнең шигырьләре рус, татар, башкорт һәм дөньяның башка бик күп телләрендә яңгырады, дип хәбәр итә Чиләбе татарлары конгрессы.
Бәйгенең төбәк этабы Чиләбе һәм Копейск шәһәрләрендә узган. Ул Муса Җәлилнең һәм башка фронтовик шагыйрьләрнең иҗатына багышланган. Копейск шәһәрендә сәхнәгә 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге 150 бала чыккан. Ә Чиләбенең 150нче мәктәбенә Курчатов районының барлык мәктәпләреннән 170 катнашучы җыелган.
Жюри әгъзасы, язучы Павел Большаков 9-10 яшьлек мәктәп укучыларының сәнгатьле уку осталыгын һәм артистизмын билгеләп үтте. Балалар уку өчен шагыйрьнең иң танылган шигырьләрен, шулай ук аның балалар өчен язылган күңелгә үтә торган әсәрләрен сайлаган.
Мондый очрашулар аша балалар герой-шагыйрьнең фаҗигале язмышы белән таныша. Моабит төрмәсендә һәлак булганнан соң Муса Җәлилнең исеме беркадәр вакыт онытылып тора, ләкин язучы Константин Симонов тырышлыгы белән ул әдәбиятка яңадан кайтарыла. Муса Җәлил – СССР тарихында дәүләтнең иң югары ике бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин премиясенә лаек булган бердәнбер шәхес.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз