Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе өлкәсендә ачык диалог форматында актив татар яшьләре җыены узачак
4 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә Чиләбе өлкәсенең Миасс авылында урнашкан Үзәк китапханәдә ачык диалог форматында актив татар яшьләре җыены узачак. Бу хакта Чиләбе татарлары автономиясе хәбәр итте.
Очрашу программасында Чиләбе «Татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы һәм Чиләбе өлкәсенең Татар яшьләре берлеге активистлары белән очрашу, кызыклы квиз һәм мастер-класс каралган.
Диалог кысаларында катнашучылар төбәктә татар мәдәниятен үстерүнең актуаль мәсьәләләре, яшьләр инициативалары һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак.
Фото: Чиләбе татарлары автономиясе
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз