news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсе хәрбие хаҗга очар алдыннан «Батырлык өчен» медален алган

Чиләбе өлкәсеннән махсус хәрби операциядә катнашучылар Динар Ижбердин һәм аның дусты Дамил Сәйфетдинов «Хаҗ Кәрим» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында хаҗга юл тотты. Ул быел РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән хәйрияче Сөләйман Кәримов акчасына уздырыла. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хаҗ Кәрим 2025» старт алган Мәскәүгә очар алдыннан Дамил Сәйфетдиновка чираттагы хәрби бүләк – «Батырлык өчен» медален тапшырдылар.

Быел «Хаҗ Кәрим» Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Акция кысаларында исламның изге урыннарына хаҗга махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары җибәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot