news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы балаларны «Йолдызлык» этнолагерена чакыра

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Кунашак муниципаль районы хакимиятенең Мәгариф идарәсе белән берлектә балаларны «Йолдызлык» милли лагерена чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сменаның программасына тарих, тел, вокал, халык биюе, гамәли сәнгать (һ.б.) буенча дәресләр кергән. Ул мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр һәм нигезен татар халкының милли үзенчәлеге тәшкил иткән башка күп кенә чаралар белән баетылган.

Смена Чиләбе өлкәсенең Кунашак районында Чибәркүл буенда ураншкан Г.И.Баймурзин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда оештырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100