Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын бәйрәм итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессына оешуга 25 ел тула. Шул уңайдан зур юбилей концерты оештырыла. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Без сезнең белән бу 25 елда ирешелгән казанышлар өчен сөенеч һәм горурлыгыбызны уртаклашырга, шулай ук татар мәдәнияте һәм милли традицияләренең бөтен матурлыгын күрсәтергә телибез. Бәйрәм кәефе, онытылмас эмоцияләр һәм күңел атмосферасы гарантияләнә», диелә хәбәрдә.
Чарага махсус кунаклар – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Малахит» дәүләт рус халык оркестры, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты Дамир Сафин, В. Михальченко исемендәге Чиләбе камера хоры, «Баян–Позитив» төркеме, «Айгөл» халык бию ансамбле чакырылган.
Юбилей концерты 24 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Михаил Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт академия опера һәм балет театрында (Чиләбе шәһәре, Ярославль мәйданы, 1 йорт) була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз