Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбе өлкәсе Бәгәрәктамак татар авылында Муса Җәлил һәйкәле-бюсты ачыла
1 ноябрьдә Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак борынгы татар авылында татар патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә (1906-1944) һәйкәл-бюст ачу уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Һәйкәл Татарстан Республикасы, шулай ук Чиләбе иганәчеләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре ярдәме белән Санкт-Петербургта ясалды. Эшнең авторы – танылган татар һәм Россия сынчысы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт Кино һәм телевидение институты доценты, Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән Винера Абдуллина.
Һәйкәлне тантаналы ачу өчен Бәгәрәктамак авылына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе, Урал төбәкләреннән җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Чиләбе, Свердловск, Курган һәм Кемерово өлкәләреннән, Ханты-Манси округыннан Бәгәрәктамак авылында туып-үскән кешеләр килә.
Әлеге чараны әзерләү һәм үткәрү кысаларында 31 октябрь һәм 1 ноябрьдә Каменск-Уральский шәһәре һәм Бәгәрәктамак авылында Бөтенроссия туган якны өйрәнү фәнни конференциясе, музыкаль-сәнгать кичәсе, татар мәдәнияте фестивале һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз