news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе Өлкә Сабан туена якын-тирә төбәкләрдән меңләгән кунак җыелды

Чиләбе Өлкә Сабан туена якын-тирә төбәкләрдән меңләгән кунак җыелды

4 июльдә Чиләбе өлкәсенең Норкино авылы якын-тирә төбәкләрдән меңләгән кунакны үзенә җыйды. 70нче тапкыр үткәрелгән Сабан туе киң колач белән узды һәм Чиләбе өлкәсенең барлык почмакларыннан кунакларны, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан делегацияләрен каршылады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер катнашты. Ул, кунакларны котлап, Сабан туеның әһәмиятен билгеләп үтте.

«Сабан туе башта чәчү эшләре тәмамлануны билгеләп үтү йоласы буларак башланган, ләкин бүген инде ул барыбызны да берләштерә торган бәйрәмгә әверелде», - диде губернатор.

Төбәк башлыгы шулай ук кунакчыл Аргаяш җиренә килгән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Сәхнәдән Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары Сания Шевченко мөрәҗәгать итте. Ул барлык кунакларны Сабан туе белән котлады һәм яхшы кәеф, якты тәэсирләр теләде.

Бәйрәмне оештыру өчен быел Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре, Татарстан Республикасының Мамадыш районы хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы җаваплы иде.

Билбау көрәшендә иң көчле спортчыларның бил алышуы бәйрәмнең югары ноктасы булды. Җиңүчегә төп бүләк — тәкә тапшырылды.

Ат чабышлары бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәде. Шулай ук программада Сабан туеның традицион ярышлары — аркан тартышу, кул көрәштерү, гер спорты һәм башка халык уеннары да бар иде.

Төп сәхнәдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, шулай Башкортстан филармониясе артистлары һәм «Уралтау» халык биюе ансамбле чыгыш ясады.

Көне буе милли утарлар һәм тирмәләр эшләде. Кунаклар Көньяк Урал халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыра торган 20 ишегалдын карады. Алар арасында татар конгрессы, Мамадыш районы һәм башка бик күп мәйданчыклар бар иде. Сәүдә рәтләрендә кымыз, чәкчәк, бишбармак һәм башка традицион сый-нигъмәтләрне татып карарга, һөнәрчелек эшләнмәләрен, кулдан ясалган сувенирлар сатып алырга мөмкин иде. Кунаклар шунда ук халык осталары мастер-классларында катнаша алды.

Балалар өчен аерым Сабан туе оештырылды — иң кечкенә кунаклар өчен махсус мәйдан эшләде.

Быелгы Сабан туеның яңалыгы — кунакларга бәйрәмгә милли стильдә киенеп килергә киңәш ителгән иде. Аны күп кенә катнашучылар хуплады.

Татар конгрессы утары Габдулла Тукайның тууына - 140 ел, Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Кунаклар өчен бөек шагыйрьләрнең тормышына һәм иҗатына багышланган махсус зоналар оештырылды

Россия халыклары бердәмлеге елында Сабан туе чын дуслык, хөрмәт һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт символы булды.

Фотолар: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot