news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие: Яшь буыннарга рухи, дини мирасыбызны күрсәтергә кирәк

Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие: Яшь буыннарга рухи, дини мирасыбызны күрсәтергә кирәк
Владимир Васильев

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раев рухи, дини мирасны яшьләргә тапшыру кирәклеген әйтте.

«Яшь буыннарга рухи, дини мирасыбызны күрсәтергә тиеш булабыз. Без моңа һәркайсыбыз бурычлы», - диде ул «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында.

Ринат хәзрәт Раев Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның сәламләвен җиткерде. Анда яшьләр арасында гыйлем тарату, ныгыту кирәклегенә басым ясала.

«Конфессияара диалогны, тугандашлыкны, хезмәттәшлекне ныгыту, илебездә ислам мәгърифәтчелеген тарату, белем бирү, мәктәпләрдә торгызу өчен, федераль һәм төбәк хакимият органнарына, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәтебезне җиткерәбез», - диелә сәламләү хатында.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100