Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе эшмәкәре Виталий Бәдретдинов: Татар яшьләре эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә тиеш
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чиләбе шәһәреннән Виталий Бәдретдинов фикеренчә, яшьләр эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш, чөнки татарлар электән үк бу өлкәдә кайнаган.
«Эшмәкәрлек белән бергә бабаларыбыз социаль мәсьәләләрне дә хәл иткән. Без дә белем алып, финанс яктан бәйсез булып, бу юнәлешләрне берьюлы үстерергә тиеш. Бу өлкәдә - халкыбызның киләчәге. Яшьләрнең эшмәкәрлек өлкәсендә эшләве мөһим», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында.
Аның әйтүенчә, җыен яңа танышулар, тәҗрибә алмашу өчен бик уңышлы. «Узган ел танышкан башка төбәкләрдәге эшмәкәрләр белән уртак проектларны тормышка ашырабыз. Биредә күп еллар бизнеста булган, тәҗрибәсе булган эшмәкәрләр килә, алар файдалы мәгълүмат белән уртаклаша. Бу мәйданчык киләчәктә төрле эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә», - дип саный ул.
Виталий Бәдретдинов клининг бизнесы белән шөгыльләнә, Чиләбедә татар яшьләре хәрәкәтендә катнаша.
«Җыенда тәҗрибәле эшмәкәрләр белән беррәттән яшьләрне дә күргәч, бик сөенәм. Җыенда өлкән буын белән яшь буын арасында аралашу, аңлашу бар», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз