news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе депутаты Россиядә ат ите ашауны тыярга чакырды

Россиядә яшәүче кайбер халыклар өчен ат ите традицион ризык булса да, илдә аны ашауны тыярга тәкъдим иттеләр. Чиләбедән Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов зоояклаучыларның инициативасын хуплады. Бу хакта prufy.ru/ хәбәр итә.

«Ит өчен атларны үтерү – кыргыйлык. Мин ат ите сатуны тулысынча тыю тәкъдимен һичсүзсез хуплыйм һәм тиешле закон проекты әзерләячәкмен», - дип белдерде сәясәтче һәм аның традицион ризык булуы турында искәртүне «саташу» дип атады.

Бурматов билгеләп үткәнчә, атларны ит өчен үрчетү закон дәрәҗәсендә тыелырга тиеш – ул хайваннарны теләсә нинди шартларда үтерүне тыю турындагы төп федераль законны дәлил итеп күрсәтте. «Ат, белгәнегезчә, ул хайван», - дип сүзен төгәлләде депутат.

Якутиядә депутатны гастрономия фестиваленә чакырдылар инде, һәм ат итеннән әзерләнгән төрле ризыклар белән сыйларга вәгъдә иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100