Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Циклон Татарстанга яшенле яңгырлы салкын һава китерәчәк
Бу атнада көнбатыштан күчеп килгән циклон Татарстан территориясеннән антициклонны кысрыклап чыгарачак һәм яшенле яңгырлар, боз белән салкын, тотрыксыз һава торышы китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада һава шартлары иртәгә, 26 майда ук үзгәрәчәк. Төнлә бераз яңгыр, әмма иртән, көндез һәм кичен актив атмосфера фронтлары хәрәкәт иткәндә көчле яңгырлар көтелә. Кайбер урыннарда яшен һәм көчле җил фаразлана, җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр көчәя, урыны белән боз явуы ихтимал.
Төнлә республика буенча температура +10...+15 градус булачак. Көндез һава +17...+22 градуска кадәр җылыначак, ә Татарстанның көньягында һәм көнчыгышында термометр баганалары 28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чәршәмбе, 27 майда, Татарстан территориясендә болытлы һава торышы өстенлек итәчәк. Урыны белән яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Шулай ук боз яву ихтималы да саклана. Температура фоны тагын да төшә: төнлә +9...+14 градус, көндез +14...+19 градус җылы булачак.
Пәнҗешәмбе көнне, 28 майда, республикада янә яшенле яңгырлар көтелә, нигездә көндезге сәгатьләрдә. Көндез секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Төнлә температура +5...+10 градуска кадәр төшәчәк. Кояш чыккач, һава +15...+20 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 29 һәм 30 майда, төбәк циклон йогынтысында булачак. Димәк, салкын, тотрыксыз һава торышы саклана, вурыны белән яңгырлар көтелә. Төнлә термометр баганалары +4...+9 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +15...+20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз