Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Циклон Татарстанга яңгырлар һәм салкыннар алып килә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген, 9 октябрьдә, Россиянең Европа өлешендәге үзәк районнардан күчеп килүче циклон сәбәпле, Татарстанда яңгырлы, салкын һәм болытлы һава урнаша. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендәге күк аязучан болытлы булачак. Регион аша узучы атмосфера фронтлары йогынтысында яңгырлар ява.
Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 14 метрга кадәр көчәя, шул исәптән ТР башкаласында да.
Кичәге температура рекордыннан һәм чагыштырмача җылы төннән соң көндез Татарстанда һава +8.. +13 градуска кадәр генә җылыначак (көньякта — +16 градуска кадәр, Казанда — +10..+12 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз