news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга аномаль эсселек урынына салкынча көннәр киләчәк

Татарстанга аномаль эсселек урынына салкынча көннәр киләчәк

Якын көннәрдә көньяк-көнбатыштан килгән циклон һәм аның атмосфера фронтлары Татарстанда һава шартларын үзгәртәчәк. Температура фонының түбәнәюе антициклон аркасында барлыкка килгән аномаль эсселек белән алмашачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Ял көннәрендә республикада уртача тәүлеклек температура нормадан 6-7 градуска югары булды. Иртәгә, 11 июльдә, төбәктә эссе һава торышы сакланачак, әмма соңыннан Татарстанга, ниһаять, күптән көтелгән салкынча көннәр килә.

Чәршәмбе, 12 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм көчле җил белән яшен көтелә. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус җылы булачак (төбәкнең көнчыгышында +21 градуска кадәр). Көндез ул +18..+23 градустан артмаячак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе, 13 июльдә, республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар узачак. Төнге сәгатьләрдә +9..+14 градус җылылык көтелә, көндезге сәгатьләрдә +19..+24 градус җылы булачак.

Метеорологларның беренче мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 14, 15 һәм 16 июльдә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында +10..+15 градус җылы була һәм якты вакытта +20..+25 градус булуы көтелә. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев Татарстанга күптән көтелгән салкынча көннәр килүе турында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100