news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Циклон Татарстанга яшенле яңгыр, боз, көчле җил алып килә, температура түбәнәя

Циклон Татарстанга яшенле яңгыр, боз, көчле җил алып килә, температура түбәнәя
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 30 июльдә, Татарстанда циклон йогынтысы нәтиҗәсендә тотрыксыз һава шартлары һәм температура фонының түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән генә яңгыр яуса, иртән һәм көндез исә күпчелек районнарда, шул исәптән Казанда да көчле яңгырлар фаразлана. Кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал, шулай ук Татарстан башкаласы да искәрмә булмаячак.

Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-20 метрга, ә кайбер урыннарда 24 метрга (әмма Казанда түгел) кадәр җитә.

Җылы төннән соң (+14..+19 градус) көндез Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска, Казанда +20..+22 градуска, республиканың көнчыгышында +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot