news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай турындагы программалар циклы «Евразия тавышы-2026» фестивале Гран-приена лаек булды

«Евразия тавышы-2026» фестивалендә «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә әзерләнгән «Тукай гомеренең 27 мизгеле» программалар циклы Гран-прига лаек булды, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».

Цикл бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның биографиясендәге фактларга багышланган – һәр чыгарылыш аның тормыш юлының бер елы турында сөйли.

Шулай ук Татарстан радиосының махсус хәрби операциядә катнашучы республикабыз вәкилләренә багышланган «Безнең геройлар» программалар циклы да бүләккә лаек булды.

«Евразия тавышы» фестивале традицион рәвештә Дагыстанда узды. Аны Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе Дагыстан Республикасы ярдәмендә оештырды. Жюри рәисе – Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, Төбәк департаменты җитәкчесе, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы президиумы әгъзасы Рифат Сабитов.

news_right_1
news_right_2
news_bot