news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чикагодан Татарстанга кайткан Айгөл Камилла Тимчишин: Татарстанда милли рухны уятыйк!

Чикагода унбиш ел яшәп, гаиләсе белән Татарстанга күченеп кайткан Айгөл Камилла Тимчишин туган телне саклау, тел мохитен булдыру мәсьәләләре турында Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләреннән килгән журналистлар алдында түгәрәк өстәлдә фикерләре белән уртаклашты.

Чикагодан Татарстанга кайткан Айгөл Камилла Тимчишин: Татарстанда милли рухны уятыйк!
Владимир Васильев

– Мин унбиш ел Чикаго шәһәрендә яшәдем, Америкада татарлар эзләдем. 2019 елда «Татар-Чикаго» оешмасына нигез салдым һәм шуның җитәкчесе идем. Әмма аннан соң күңел туган якка тартты: гаиләм белән Татарстанга күченеп кайттык. Кайтканчы, татарлыкны саклап калу, туган телне балаларга өйрәтү, аларны татар мохитендә үстерү кебек мәсьәләләр турында уйландым. Америкада татар мохите юк, шуңа күрә аны үзебез барлыкка китердек һәм бик күп татарлар таптык.

Татар мохитен эзләп, балаларым белән Татарстанга күченеп кайттым. Татарча мохит Татарстанда бармы соң? – дигән сорау туды. Мин 2004 елда Чаллыда татар-төрек лицеен тәмамладым. Безнең мәктәптә татарча мохит бар иде: тәнәфестә сыйныфташлар белән татарча сөйләшә идек. Балаларымны татар мәктәбенә укырга керттем.

Хәзер исә татар телен өйрәтергә тырышалар, сөйләшәләр. Әмма тәнәфестә балалар барыбер үзара русча аралаша. Аларга үзләренең яшьтәшләре белән татарча аралашыр өчен татар мохите кирәк. Шул ук вакытта ата-аналарның күбесе буш түгел, кичкә кадәр эшли. Балалары белән шөгыльләнәселәре килсә дә, һәрвакытта да булып чыкмый. Әти-әнине дә гаепләп булмый, чөнки бала ата-ана кулында гына түгел. Бала ул – дәүләт баласы дисәң дә була. Чөнки аны мәктәп өйрәтә, белем бирә.

Шушы көннәрдә Россия төбәкләреннән килгән журналистлар белән аралаштым. Сез үз эшчәнлегегезне йөз процент башкарасыз дип әйтә алам. Бөтендөнья татар конгрессы, дәүләткә рәхмәт, чөнки нинди генә газета-журнал юк. Аларның аудиториясе зур булмаса да, басмалар чыгып тора. Алар бар. Теләсәң, Татарстан Милли китапханәсенә барып, җаның ни тели, шундый татар телле китапны сайлап, укып була. Килегез, генә дип торалар. Музейлар да бар. Музейлар буйлап, турлар оештырып була (турлар барлыгын белмәдем, алар бар!). Шуның кадәр бик күп мәдәни урыннар! Казанда яшәп, шул урыннарны белмәүчеләр бар икәнлеге ачыкланды.

Минемчә, татар телен саклап калу өчен, журналистларга, Бөтендөнья татар конгрессына балалар белән эшләргә кирәк. Балалар өчен татарча журналлар, газеталар, тапшырулар да бар. Татар мәктәпләренә генә түгел, рус мәктәпләренә дә барырга тәкъдим итәм. Рус балалары белән дә аралашыгыз. Мин үскән вакытта безнең мәктәптә рус балалары татар телен өйрәнеп, сөйләшмәсәләр дә, безне аңлый иделәр. Артык тел белү беркемгә дә комачауламый. Шәһәр күләмендә татар телле бәйге оештырсаң, мәктәп укучылары оялып калырга мөмкин. Аны сыйныф, мәктәп күләмендә оештырсаң, нәтиҗәлерәк булыр иде. Сыйныфташлары белән узыша-узыша катнашырга мөмкиннәр.

Әти-әниләр белән дә эшләү мөһим. Баланы нинди олимпиадаларга, түгәрәкләргә йөртүне ата-ана карар кыла. Минемчә, бик күп ата-ананың күңелендә милли рух яши, әмма аны уятырга гына кирәк. Безнең шулкадәр зыялы шәхесләребез, матур татар рухы булган урыннарыбыз бар. Аларны күрергә, балаларга күрсәтергә кирәк дип уйлыйм. Бөтен эш эшләнә кебек, әмма аны күрсәтә, тәкъдим итә белмиләр. Матур урыннар күп, әмма кайбер кешеләр аны белмичә кала.

Әби-бабайлар белән дә эшләргә кирәк. Җәй көннәрен әби-бабай янында үткәрә идем. Алар безне үзләренең балалары кебек яратты. Әти-әнигә караганда алар назлырак, кайгыртучанрак. Әти-әниләр балаларны өйрәтергә кирәк дип, кырысрак булалар. Әбиләр аша балаларга чыгып булыр иде. Хәзер дә балалар җәйге каникулларын әби-бабайларында үткәрә дип беләм. Америкада булганда татар чараларын үткәргәндә яныма килеп: «Татарча сөйләшмим, әмма сезне ишеткәч, күзләрем яшьләнде. Дәү әнием татарча сөйләшә, татарча музыка тыңлый иде, бәлеш пешерә иде. Шулар исемә төшә, ул миңа шундый кадерле. Шуны саклыйсым килә», – диде бер кыз. Шундый мизгелләр кешенең күңелендә кала, минемчә.

Ни өчен татарлар татарча сөйләшми? Бу бик зур проблема. Балаларым укыган мәктәптә күпчелек әти-әниләрнең балалары татар булса да, алар балаларын татар теленең рус төркеменә бирә. «Нишләп балагыз рус төркемендә, нишләп ул татарча сөйләшми?» – дип сорадым бер ханымнан. «Ә ул аңа кирәк түгел. Минем үземнең дә комплекс бар. Мин – татар авылыннан. Татарча акцентым булды, акцентымнан гомер буе оялдым, ул миңа уңайсызлык тудырды. Баламның андый проблема булуын теләмим», – диде. Күп кеше шулай әйтте. Бердәм дәүләт имтиханын да татар телендә биреп булмый, мәктәпне тәмамлагач та, татар теленең кирәге юк диючеләр булды. Аны кирәкле ясарга кирәк.

Бер мисал китерәсем килә. Мин Америкада 15 ел яшәдем. Шул вакытта миннән: «Акцентың шундый матур, син кайсы яклардан?» – дип сораучылар булды. Америкалылар аны матур акцент дип кабул итә, чөнки Америкада бик күп төрле милләтләр яши. Алар акцентны кимчелек итеп күрми. Акцентың бар икән, бер телдән күбрәк беләсең, диләр. Нишләп монда кешеләр акценттан ояла икән? Татар теле бит ул иске, беткән тел түгел, ул бөек тел!

Татар телен белсәң, казах, үзбәк, кыргыз телен беләчәксең. Төркиягә барсаң, төрекләрне аңлаячаксың. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә инглиз телен икенче сыйныфтан башлап укыталар. Хәзер инглиз теленә шулкадәр күп өстенлек бирелә, балаларны репетиторларга, әзерлек курсларына йөртәләр. Димәк, бу илдә инглиз теле кирәк. Өйдә сөйләшмәгәч, татар теле репетиторларының да кирәге юк. Татар теле дәресләре сәгатьләрен кыскарта баргач, татар теле укытучылары укытырга килерме соң? Нишләп инглиз теле шулкадәр кирәк? Нигә үзебезнең телебез кирәк түгел? Бәлки, аны түләүле ясасаң, кирәкле буладыр?

Татар теленә тренд ясарга кирәк. Олыгайгач балаларыңа, оныкларыңа нәрсә дип әйтерсең? Телләр белгәч, өстәмә мөмкинлекләрең арта. Мәсәлән, мин Америкада испан телен дә өйрәндем. Ул миңа өстәмә мөмкинлекләр ачты. Күпме тел беләсең, шуның кадәр кеше, диләр, – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100