news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чик сакчылары көнендә Лениногорскидан хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм китте

Чик сакчылары көнендә Лениногорскидан хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм китте
Фото: http://zamansulyshy.ru/

Лениногорскида чик сакчылары инициативасы белән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк төялгән машинаны озаттылар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина хәбәр итә.

Лениногорск җылылык челтәрләре җитәкчелеге, «Водоканал» «Лениногорскгаз» җитәкчелеге , «Громада» сәүдә үзәге, «Содружество пограничников», «Модуль» җитәкчесе Игорь Малыхин һәм шәхси эшмәкәр Рәфис Гәрәев финанс ярдәме белән безнең хәрбиләргә кирәкле барлык әйберләр: төзелеш материаллары (брус, ОСП), сыгылмалы носилкалар, медикаментлар җыелды, гуманитар йөктә электр инструментлары һәм мотоцикл да бар.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз («СВОих не бросаем») һәм «Ярату һәм догалар белән» («С любовью и молитвами») волонтер төркемнәре хәрбиләр өчен исемле посылкалар, азык-төлек, кирәк-яраклар, медикаментлар, маскировка челтәрләре, антидрон пәрдәләр һәм квадрокоптер әзерләп җибәрделәр.

Лениногорск политехника көллияте хәрби ир-егетләргә азык-төлек белән посылкалар җыйды.

Гуманитар йөкне Покровка бистәсенә һәм Волноваха шәһәренә «Арго» җәмгыяте директоры Рамил Әсәдуллин, «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов һәм УТТ бүлеге җитәкчесе Илнур Загиров илтә китте.

«Гуманитар йөкне җыюда катнашучыларга рәхмәт! Егетләр исән-имин кайтсыннар» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot