news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чик сакчылары көнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында монумент ачтылар

Чик сакчылары көнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында монумент ачтылар

Чик сакчылары көнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында монумент ачтылар. Һәйкәл авыл мәдәният йорты территориясендә урнаштырылган. Аның янәшәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемен мәңгеләштергән обелиск һәм Мәңгелек ут. Монумент исә чик буе баганасыннан һәм «Дәүләт чиге-изге һәм кагылгысыз!» дигән сүзләр уелган мәрмәр плитәдән гыйбарәт. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Монументны булдыру инициаторы – чик буе гаскәрләре ветераны, Иске Кәкерле авылында туып, үскән Рамил Әсәдуллин. Бүгенге көндә ул Лениногорск шәһәрендә яши, әмма шуңа да карамастан, авылны төзекләндерүдә, төрле чаралар үткәрүдә бик теләп ярдәм итә», – диде Рөстәм Фәткуллин.

Рамил Әсәдуллин сүзләренчә, һәйкәл ачу аның күптәнге хыялы икән. Чөнки аның туганнары, сыйныфташлары һәм дуслары арасында бик күпләр чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. 1970нче елгы аның сыйныфташлары арасында гына да 80 процент авыл егете шушы юлны узган. Ә җиде авыл егете, хәтта бер хәрби частькә дә эләккән.

Һәйкәлне ясау һәм урнаштыру эшләре кыска вакыт эчендә бердәм итеп башкарыла. Моның өчен Рамил Әсәдуллин район хакимиятенә, авыл җирлегенә, бу изге эштә катнашкан барлык дусларына, туганнарына рәхмәт сүзләре әйтте.

Авыл халкы, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин тарихи объектны төзүдә ярдәм итүчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барысына да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100