news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларда күзәтүчеләр билгеләү тәртибен раслады

Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларда күзәтүчеләр билгеләү тәртибен раслау турында карар кабул итте. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Документ нигезендә, тавыш бирү көнендә сайлау кампаниясендә катнашучылар теләсә кайсы сайлау комиссиясенә өч күзәтүче җибәрә алачак, ә бер үк зат күзәтүче вәкаләтләрен бары тик бер сайлау комиссиясендә генә башкара алачак.

«Сайлауга әзерлек – һәрвакытта да бик катлаулы һәм күп планлы процесс. Масштаблы федераль сайлау кампаниясе башланганда мондый карарны үз вакытында кабул итү сайлау процессында катнашучыларның барысы өчен дә аңлаешлы һәм бердәм кагыйдәләр формалаштыра», – дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Сайлау кануннары нигезендә, теркәлгән кандидатлар, сәяси партияләр, РФ Иҗтимагый палатасы һәм ТР Иҗтимагый палатасы сайлауларда күзәтүчеләр билгеләү хокукына ия.

«Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелегендә Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек планлы, актив режимда дәвам итә. Республика федераль дәрәҗәдә кабул ителә торган барлык оештыру, хокукый һәм технологик карарларны гамәлгә ашыруда катнаша», – дип өстәделәр ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә.

Искәртеп үтәбез, 2026 елның сентябрендә Татарстанда тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, 50нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча республика Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot